news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар хирургы: Путинга медицинага кагылышлы сораулар аз бирелде - димәк, проблемалар юк

Татарстаннан балалар хирургы Кирилл Булатов билгеләвенчә, «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» программасында быел медицинага кагылышлы сораулар бик аз булган. Ул моны яхшы билге дип саный — димәк, әлеге өлкәдә проблемалар күпкә кимегән.

«Бу туры линиядә сәламәтлек саклау темасына кагылышлы сораулар элеккеге елларга караганда күпкә аз иде. Бу Россиядә һәм Татарстанда сәламәтлек саклау системасы актив үсеш алу белән бәйле. Шуңа күрә актуаль һәм кискен сораулар саны кимегән», — диде хирург.

Ул өстәвенә, илдә медицина белән бәйле күпсанлы программалар тормышка ашырылуын, шул исәптән балалар тууны стимуллаштыру буенча чаралар күрелүен әйтте.

«Демография һәм сәламәтлек саклау тыгыз бәйләнгән. Владимир Владимирович туры линия вакытында яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында сөйләде», — дип өстәде Кирилл Булатов.

news_right_1
news_right_2
news_bot