news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар уйнаган иң яхшы спектакльне Яшел Үзәннең «Хамелеон» студиясе куйган

Җиңүче «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестивалендә билгеләнде.

Балалар уйнаган иң яхшы спектакльне Яшел Үзәннең «Хамелеон» студиясе куйган
Рамис Нәҗмиев

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан яшь тамашачы театрында Татарстанның иң яхшы балалар үзешчән театр коллективы исемен игълан ителде. Әлеге исемгә Яшел Үзән шәһәренең «Хамелеон» театр студиясе лаек булды.

Җиңүчеләр «Поколение NEXT» балалар үзешчән театр коллективлары фестивалендә билгеләнде. Финалга чыккан коллективлар бүген көн дәвамында үз спектакльләрен күрсәттеләр.

  • Жюри составына театрның баш режиссёры Туфан Имаметдинов, театрның баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, композитор Юрий Чаплин, ТР халык артисты Нина Калаганова, Казан мәдәният институтының театр факультеты деканы Руфина Таҗетдинова, региональ куратор, «Ха-ха-чу» студиясе педагогы, «РеспубликаХ» театры җитәкчесе, режиссер Гүзәл Акбердина кергән.

«Хамелеон» театр студиясе өлкән яшьтәге балалар белән куелган «Дон Кихот» спектаклен алып килгән иде. Тамашачы Дон Кихот ролендәге Дамис Галиев һәм Санчо Пансо ролендәге Камил Хисмәтуллиннар уенына сокланды.

Спектакльләрнең калган икесен кече яшьтәге балалар уйнады. Болар – «Радуга» балалар экология театрының «Птенчик» музыкаль әкияте һәм «Непоседы» театр студиясенең «Моя Вообразилия» фантасмагория спектакле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100