Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәте факты буенча Әлмәт прокуратурасы тикшерү үткәрә
Һәлакәт бүген иртән Татарстанның Әлмәт районында булды
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда балалар утырган автобус катнашында булган юл-транспорт һәлакәте факты буенча Әлмәт прокуратурасы укучыларны һәм пассажирларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеге законы үтәлеше буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокуратурасында белдерделәр.
Бүген Татарстанның Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасында 231 нче километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында сүз бара.
Якынча мәгълүматларына караганда, автобус йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне арттырган һәм кюветка очкан, әйләнеп чыккан.
Ачыкланган мәгълүматларга караганда, ТР Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше зыян күргән. Аларның 11 е “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озатылган, икесе амбулаториядә дәвалану өчен өйләренә кайтарылган. Бу хакта “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда белдерделәр.
Хастаханәдә ятучы 11 кешенең (5 се балалар) 10 сы травматология бүлегендә ята, берсе – реанимациядә (ул машина йөртүче янында утырган пассажир-ир-ат).
“Балаларның хәле тотрыклы, гомерләренә куркыныч янамый. Аларны 2-3 белгеч караган. Казанга хастаханәгә китерүгә мохтаҗ булучылар юк”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Шул ук вакытта автобус йөртүченең хәле уртача авыр дип бәяләнә.
Автобус ТР Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагында булган, машина йөртүче идарә хезмәткәре. Автобус йөртүче 2011 елда транспорт белән исерткеч эчемлек куллаган килеш идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан 18 айга мәхрүм ителгән булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Әлмәтнең 20 нче урта мәктәбендә белем бирүче 1970 нче елгы биология һәм география укытучы Светлана Подина вафат булуы билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз