Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар тормышта дәүләт һәм туган телләренең гамәли кулланышын күрергә тиеш - министр
Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов докладында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталды.
(Кукмара, 23 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәктәптән тыш та, балалар үз тормышларында дәүләт һәм туган телләренең гамәли кулланышын күрергә тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Кукмарада Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсенең пленар утырышында шулай дип белдерде.
Министр, республиканың барлык белем бирү оешмаларында, Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукның үтәлеше буенча дәүләт гарантияләре булырга тиешлегенә игътибар юнәлтте. Район башлыкларын бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуларын сорады.
“Уку планнарын тиешле итеп үтәү белән беррәттән, туган телләрне өйрәнүдә гаилә һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары потенциалын киңәйтү, мәгариф өлкәсендә культурологик алымны актив куллану сорала. Муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре! Ана телендә тәрбия бирү балалар бакчасы статусы һәм ата-аналарның сайлаулары нигезендә оештырылырга тиеш. Милли балалар бакчалары һәм милли төркемнәр эшчәнлегенә аерым игътибар бирү зарур. Һичшиксез, туган телләрне укыту алымнары үзгәртелә. Бүген без туган тел һәм республиканың дәүләт теле буларак татар телен укыту буенча база нигезләрен булдыру белән шөгыльләнәбез. Дәүләт теле буларак татар теле буенча якынча укыту программасы белем бирү программалары реестрына кертелгән. Туган тел һәм әдәбияты буенча якынча программалар проектлары экспертиза уза. Хәзерге вакытта бу программалар нигезендә укыту-методик комплектлар эшләнә”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Аның әйтүенчә, укыту процессын оештыру өчен кадрлар һәм методик потенциал бар. Татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлеккә кертелгәнен әйтте.
Министр милли мәгарифтә кадрлар әзерләү әһәмиятле мәсьәлә булуына тукталды. “Туган телләрне укытуда яңа технология һәм алымнарны кертү максаты белән, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан укытучыларның квалификациясен күтәрү юнәлешендә эш бара. Ел саен билингваль белем бирү мохитендә эшли алырлык укытучыларга ихтыяҗ 20 процент тәшкил итә. Хәзерге вакытта министрлык, КФУ белән берлектә, милли педагогика институтын торгызу буенча эш үткәрә. Бу уку елының кабул итү кампаниясе кысаларында, республика бюджеты хисабына билингваль мохиттә эшләү өчен укытучылар әзерләү программасы буенча максатчан кабул итү оештырылды. Бу 125 кеше. Аларны әзерләү республика казнасыннан булуын һәм студентларның мәҗбүри эшләү буенча килешүләрне имзалавын исәпкә алып, бу программа буенча чыгарылыш белгечләренең кытлык аеруча зур булган белем бирү оешмаларына эшкә урнашачагына гарантия туа. Алга таба мондый практиканы киңәйтү планлаштырыла”, - дип сөйләде Рафис Борһанов. Моңа бәйле рәвештә, министр бу программага муниципаль дәрәҗәдә теләктәшлек итү мөмкинлеген карау белән мөрәҗәгать итте. Яшь белгечләргә акчалата, торак белән ярдәм итү һәм башка бонуслар кертү турында уйларга өндәде.
“Милли мәгарифнең уңышлы үсеше өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгының, муниципаль берәмлекләрнең, уку оешмалары, иҗтимагый оешмаларның һәм әти-әниләрнең бердәм эшләве мөһим. Мәктәптән тыш, балалар үз тормышларында дәүләт һәм туган телләренең гамәли кулланышын күрергә, тел мохитендә үсәргә тиеш. Күмәк тырышлык белән генә туган телләрне саклап кала алачакбыз, - дип төгәлләде Рафис Борһанов чыгышының милли мәгарифкә кагылышлы өлешен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз