Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар табибы сабыйларны шугалакта җәрәхәтләнүдән саклау өчен киңәшләр бирде
Алексей Глушков балаларга урамда кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәклеген аңлатырга кушты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Балалар республика клиник хастаханәсенең травма-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков әти-әниләргә балалары чанада, тимераякта шуганда бер-берсенә бәрелеп җәрәхәтләнмәсен өчен, кеше күп җыелган җирдә шумаска киңәш итте. Табиб балаларны кышкы чорда төрле җәрәхәтләнүләрдән саклауның әһәмияте турында “Татар-информ”да узган мәгълүмат очрашуында сөйләде.
Алексей Глушков балаларны кышкы тайгакта дөрес итеп егылырга өйрәтергә кушты. “Балалар урамда да смартфоннарыннан аерылмый. Әти-әниләр балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларыгызга кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәклеген аңлатыгыз, егылган очракта куллар балансны саклап калырга әзер булырга тиеш”, - диде ул.
Табиб кыш башлану белән чаңгыда, чанада, таудан шуып, балалар арасында җәрәхәтләнү очракларының бермә-бер артуын әйтте. “Балаларның кышкы салкында тимер җиһазларны ялап карый торган гадәте дә була. Кайвакыт бу җитди җәрәхәтләнүләргә китерә. Хәтта хирурглар ярдәме таләп ителә”, - дип тә искәртте ул.
Алексей Глушков әйтүенчә, бала җәрәхәт алган очракта иң дөресе – тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итү. Моның өчен ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, кайсы хастаханәгә бару мөмкинлеген белешергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз