news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар спорт учреждениеләренә баласын йөрткән өчен түләү турындагы карар көчен югалта

Бу Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2008 елның 29 августында имзаланган 5016 нчы карарына карата Казан шәһәре прокуроры тарафыннан 2008 елның 25 ноябрендә бирелгән 01-11/035-1 нче протесты нигезендә шулай эшләнә

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитетының быел 30 гыйнварда кабул ителгән 165 нче карарына ярашлы рәвештә, спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләренә ата-аналарның баласын йөрткән өчен түләү турындагы алдан чыгарылган карары үзенең көчен югалта. Бу исә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2008 елның 29 августында имзаланган 5016 нчы карарына карата Казан шәһәре прокуроры тарафыннан 2008 елның 25 ноябрендә бирелгән 01-11/035-1 нче протесты нигезендә юкка чыгарыла. Шушы хактагы хәбәр шәһәрнең рәсми сайтына урнаштырылган һәм «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» шәһәр басмаларында басылачак, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.        

news_right_1
news_right_2
news_bot