news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар шагыйре Йолдыз Шәрапова иҗат кичәсен уздыра

“Күңел кыңгыраулары” дигән иҗат кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияли.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы яңа әдәби-музыкаль сезонын балалар шагыйре Йолдыз Шәрапованың “Күңел кыңгыраулары” дигән иҗат кичәсе белән ачып җибәрә.

Иҗат кичәсе Йолдыз Шәрапованың 55 яшьлеге уңаеннан оештырылачак һәм кичәдә шагыйрәнең “Күңел кыңгыраулары” исемле яңа китабы да тәкъдим ителәчәк.

Иҗат кичәсе Татарстан Язучылар берлеге бинасында урнашкан Тукай клубында 16 октябрьдә була.

Башлана - 17:00 сәгатьтә.

Танылган балалар шагыйрәсенең иҗат кичәсен “Татар-информ” онлайн трансляцияли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot