news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар сәламәтлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юк — Илсур Метшин

Лилия ЛОКМАНОВА

Мәктәп укучыларын тукландыру мәсьәләсе - Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелә торган мөһим проблемаларының берсе. Дөрес туклану балаларның үсеше һәм акыл эшчәнлегенең камиллегенә китерә. Моннан тыш, авыруларга каршы торучанлыкка һәм гомер озынлыгын арттыруга уңай йогынты ясый.

Балалар күпчелек вакытларын мәктәптә уздыра. Шуңа да аларны тукландыру системасын камилләштерү киләчәк буынның сәламәтлеген тәэмин итү, демографик мәсьәләне чишү белән турыдан-туры бәйле.

Бу хакта Казан шәһре Думасының IV сессиясендә дә сүз булды.

Тулы рационмы, түбән бәяме...

Казан шәһәре өчен мәктәпләрдә тукландыру системасында кыенлыклар 2006 елга кадәр күзәтелә. Сессиядә чыгыш ясаган “Сәүдә һәм социаль тукландыру” МУП генераль директоры Гүзәл Ананьева сүзләренчә, бу кыенлыклар, беренче чиратта, ашханәләрнең узган гасыр урталарында төзелгән биналарда, подвал һәм ярымподвал биналарда, белем бирү учреждениеләренең 4 нче катларында урашуы белән бәйле булган. Бу — санитария нормаларына һәм дәүләт стандартларына туры килмәү. Менюның баланссызлыгы, кайнар аш белән тәэмин ителү 37 процент кына булуы, ризык әзерләү технологиясе үтәлмәү, цех бүлеге булмау, җиһазларның 80 проценты диярлек иске булу — болар ул елларда чишәргә кирәкле мәсьәләрнең кайберләре генә. Төрле социаль катламнан булган балалар өчен кайнар ашларның төрле булуы да үзен сиздерә...

Казан шәһәре исә, башкала мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, бу мәсьәләләрне Россиядә беренчеләрдән булып чишә һәм укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү системасын җайга сала, шул рәвешле, илебездәге пилот проект Казанда сынау уза. Беренче эш итеп, азык белән тәэмин итүче бердәм оператор — “Сәүдә һәм социаль тукландыру” МУП оештырыла. Шул вакыт эчендә, мәктәп укучыларын җылы ризык белән тәэмин итү өлкәсендә 950 млн сумлап акча тотыла. Бу − федераль, республика һәм җирле бюджеттан бүленгән акчалар. Шул акчаларның 400 млн сумы диярлек җиһазландыру, 460 млн сумы ярымфабрикат һәм әзер ризыкларны эшли торган урыннар булдыру, 30,5 млн сумы сәүдә складлары комплексларын төзү, 56 млн сумы махсус транспорт паркы булдыру һ.б. чыгымнарга тотылган.

Моның нәтиҗәсендә, бердәм меню эшләнелгән, балалар өчен зыянлы булмаган продуктлар буфетларга сатуга куелган. Кайнар аш белән тәэмин ителүче укучылар саны да Татарстан башкаласында 93 процентка җиткән. Хәзер укучылар тигез шартларда мәктәп ашханәләрендә туклану мөмкинлегенә ия. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бушлай ашату системасы җайга салынган. Гүзәл Ананьева хәбәр иткәнчә, әлеге балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә Казан бюджетыннан 2016 елда 226 млн сум күләмендә акча бүленгән.

Аккредитацияләнгән технология лабораториясе “ХАССП” системасы буенча ризыкларны һәр этапта тикшерергә мөмкинлек бирә. 2015 елда гына да лаборатория тарафыннан 14,6 мең тонна ризык тикшерелгән. Шуларның 554 тоннасы, сыйфатсыз булу сәбәпле, продуктлар белән тәэмини итүчеләргә кире кайтарылган.

Продуктларны бердәм сатучылардан алу 700 мең сумны янда калдырырга ярдәм иткән. Азык-төлек исә электорон сәүдә мәйданыннан сатып алына.

Гүзәл Ананьева сүзләренчә, менюдагы ризыкларны төрләндерүгә ирешкәннәр. Шул рәвешле, укучылар үзләре теләгән ризыкны алып ашый ала. Бу, үз чиратында, балалар организмына кирәкле булган барлык витаминнар һәм микроэлементлар белән дә тәэмин ителә дигән сүз.

“Меню шул рәвешле төзелгән ки, һәр укучы анда күңеленә хуш килгән ризыкны таба алачак”, - диде “Сәүдә һәм социаль тукландыру” МУП генераль директоры Казан депутатлары, республика хакимияте структур подразделениеләре вәкилләре алдындагы чыгышында.

Укучылар арасында “Укучының бердәм картасы” мәктәптә белем алучылар өчен шулай ук уңайлык тудыра, чөнки аның ярдәмендә үзең белән акча алып йөрү кирәкми. Әлеге яңалык та Казанда Россиядә беренчеләрдән булып кертелә.

Әлеге үзгәрешләрне укучыларның әти-әниләре дә уңай кабул иткән. Социаль тикшеренүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, ата-аналарның 90 проценты мәктәпләрдәге азык-төлек төрлелегеннән канәгать.

Әмма чишеләсе мәсьәләләр дә шактый, дип, Гүзәл Ананьева проблемаларга тукталды.  2006 елда кабул ителгән максатчан программа 2009 елда тәмамлана һәм хәзер мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү буенча яңа мәсьәләләр калкып чыга. Болар, беренче чиратта, азык-төлеккә бәяләр арту белән бәйле. 2014 елда мәктәп ашханәләрендә бәяләр күтәрелмәгән. 2015 елда төшке аш бәясе 6 сумга арттырылган, 2 тапкыр ашау бәясе - 2 сумга. Хәзерге вакытта иртәнге аш 19 сум, төшке аш 49 сум тора. Әмма хәзер бу бәягә балаларны тиешенчә тукландырып булмый, чөнки Россия кулланучылар күзәтчелеге оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән төшке ашка ризыклар җыелмасы 32 сумлык. “Бу бәядән без балаларны алга таба да ризык белән тәэмин итә алабыз. Әмма ул очракта балаларның рационында булырга тиешле ризыклар күләм ягыннан җитәрлек булмый,- дип, Гүзәл Ананьева һәм укучыларны кайнар аш белән тәэмин иткән өчен түләүне арттырырга тәкъдим итте. – Безгә бүген үк сайларга кирәк: яки түбән бәяләр, яисә инде тулы рацион”.

Моннан тыш, меню төзегәндә дә хилафлыклар бар. Әйтик, кайбер мәктәпләрдә ризыклар төрлелеген балаларның физиологик ихтыяҗларыннан түгел, ә азык-төлек бәяләреннән чыгып төзиләр. Шулай ук ризыкларның күләме һәм авырлыгы ким булу очраклары да ачыклана. Сөт, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең ашханәләрдә җитәрлек күләмдә булмау да нормадан тайпылыш санала. Пешерү блогы санитария таләпләренә туры килмәү —чишеләсе мәсьәләләрнең тагын берсе.

Пешекче һөнәренең популяр булмавы да үзен сиздерә. Мәктәп ашханәләрендә пешекче штаты 940 булса да, шуларның 642 сы гына тулы. Пенсия яшендәге пешекчеләр саны исә 200 кешедән дә артып китә — бу гомуми хезмәткәрләрнең 30 проценты. Балалар бакчаларында хәлләр тагын да начаррак, дип борчуын белдерде “Сәүдә һәм социаль тукландыру” МУП генераль директоры Гүзәл Ананьева һәм бу мәсьәләрне чишү өчен белем бирү учреждениеләрендә ашату бәяләрен арттырырга кирәк дигән тәкъдим кертте.

Ашханәләргә тагын ни җитми?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Имамов сүзләренчә, 2015 елда әлеге идарә тарафыннан 297 мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тикшерелгән. Анда ачыкланган хокук бозулар системалы характерда. Ашханәләрдә техник база, суыткычлар җитмәү, ашханә инвентарьлары аз булу, савыт-сабаларны яңартуга ихтыяҗ — болар барысы да Казан муниципаль белем бирү учреждениеләрендәге ашханәләргә кагылган һәм чишәргә кирәкле мәсьәләләр.

Җиләк-җимеш, яшелчәләрнең, эремчек, балык кебек ризыкларның сыйфатлы булмавы, якынча төзелгән менюга ашханәләрдәге ризыкларның туры килмәве дә нормадан тайпылыш санала. Ризыкларда аксым, углеводлар, майларның җитешле күләмдә булмавы —шулай ук балалар организмына кирәкле матдәләрнең аз күләмдә керүенә китерә. 2015 елда мондый җитешсезлекләр, 2014 елдагы кебек үк, күбрәк балалар бакчаларында ачыкланган.

Персоналлар җитмәү, ашханәләргә китерелә торган чималның сыйфатын тикшермәү - Алмаз Имамов санап үткән җитешсезлекләрнең кайберләре генә. Моннан тыш, ризыкларны әзерләгәндә санитария нормалары үтәлмәү, микробиологик куркынычсызлык күрсәткечләренең начараюы хәзерге вакытта 2 процент тәшкил итә. “Савыт-сабаларны тиешенчә юмау һәм дезинфекцияләмәү әлеге күрсәткечләрнең түбәнәюенә китерде. 2014 ел белән чагыштырганда, мондый күрсәткечләр 2 тапкырга артты”, - диде Алмаз Имамов докладында.

Ашханәгә китерелгән ризыкларны тиешле шартларда сакламау аларның бозылуына китерүе һәркемгә мәгълүм. Узган ел, тикшерүләр нәтиҗәсендә, балалар бакчаларыннан 500 кг, ә мәктәп ашханәләрендә исә шундый 520 кг азык-төлек файдалануга яраксыз дип табылган.

Азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә идарәнең дәгъвалары шактый. Яшелчәләрнең кайберләрендә нитратларның нормадан артык булу очраклары шуңа мисал.

Балалар аша без гаиләләрне дөрес тукланырга өйрәтергә тиеш, дигән фикердә министр Гадел Вафин

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин фикеренчә, әлеге мәсьәлә бик актуаль. “Күп кенә кыенлыклар балачактан башлана. Рациональ тукланмау мәсьәләсе Россиядә, шул исәптәнТатарстан Республикасында да, бар һәм ул традицион рациональ булмаган туклану, безнең зыянлы ризыкларга өстенлек бирүебезгә бәйле”, - диде ул чыгышында.

Узган ел — “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы” буларак билгеләп үтелде. “Без чит илләр тәҗрибәсен бик күп өйрәндек. АКШта, мисал өчен, ишемиядән вафат булучылар санын 2 тапкырга киметүгә ирешкәннәр. Бу рациональ туклану хисабына гамәлгә ашырылган. Рациональ тукланмауга каршы көрәш, медицина өлкәсендә беренче урында бара диярлек. Икенче урында — югары кан басымы белән бәйле авыруларга каршы көрәш”, - дип белдерде сәламәтлек саклау министры.

Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, Россия халкының 75 проценты җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне җитәрлек күләмдә файдаланмый. Россиялеләрнең 59 проценты аш тозын кирәгеннән артык куллана. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аз ашау йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуга этәргеч ясаучы 4 нче фактор булып санала. Шуңа да, сәламәт кеше көненә уртача 500-600 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга тиеш булганда, бу мәсьәләнең кискенлеге ачык күренә. Татарстанлыларның ризыкларында ризык җепселләре кирәгеннән 3,5 тапкырга кимрәк булуын да ассызыклады министр. “Шуңа да мәктәп ашханәләрендә ашату проблемасын күтәргәндә, әти-әниләргә мәгълүмат җиткерү хакында да уйлану урынлы. Балалар аша без гаиләләрне дөрес тукланырга өйрәтергә тиеш. Без, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре бу юнәлештә эштә катнашырга һәм үзебезнең ярдәмне күрсәтергә әзер”, - диде Г. Вафин.

Мәктәп укучыларының барысын да җылы ризык белән тәэмин итү - безнең иң зур казанышыбыз, дип таный Илсур Метшин

“Балаларны азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсендә Казанда күп эш башкарылды. 2006 елдан алып шәһәр җитәкчеләре бу мәсьәләне комплекслы чишәргә омтыла һәм без билгеле бер нәтиҗәләргә дә ирештек, - диде шәһәр мэры Илсур Метшин бу уңайдан. - Мәктәп укучыларының барысын да җылы ризык белән тәэмин итү - безнең иң зур казанышыбыз. Без бай һәм ярлы, ташламалы яки ташламасыз ашауга бүлмичә, барлык балаларны да бертөрле сыйфатлы итеп тукландырырга тырышабыз. Бу - 100 меңнән артык кешене җылы ризык белән тәэмин итү дигән сүз.”

Ул балалар бакчаларын, мәктәпләрне, хастаханәләрне ризык белән тәэмин итү буенча алга таба яңа программа булдырырга кирәк дигән фикерне хуплавын белдерде һәм бу юнәлештә бердәм эшләргә өндәде.

“Инфляция бар һәм без анардан кача алмыйбыз. Мәктәп укучыларын азык белән тәэмин итү мәсьәләсе бик күп казанлыларга кагыла. Шуңа да ниндидер карар кабул итү өчен укытучылар коллективлары, директорлар корпусы һәм ата-аналар белән очрашып сөйләшергә кирәк. Әлеге мәсьәләне ата-аналар җыелышында күтәреп чыгару шарт, - диде ул чыгышында. - Балалар сәламәтлегеннән дә мөһимрәк нәрсә юк. Без 2006 елда куелган максатларга, яңа система булдыру нәтиҗәсендә, ирештек. Яңа адымны без бергә ясарга тиеш”.

Депутатлар  мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен кайнар ризык белән тәэмин итү өчен яңа программа булдырырга дигән карар бертавыштан кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot