news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк

Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә мәчет һәм чиркәү төзү планлаштырыла.

Парк зонасы һәм фонтанлы биналарның проектлары турында Балалар республика клиник хастаханәсенең попечительлек советы утырышында хастаханә җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе вәкилләре катнашында фикер алыштылар.

Казан епархиясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, руханилар һәм шәфкать туташлары даими рәвештә балалар хастаханәсе пациентларына баралар. Онкогематология бүлегендә атна саен сәламәтлек сорап дога кылына. 

news_right_1
news_right_2
news_bot