news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар республика клиник хастаханәсенең (ДРКБ) уен мәйданчыгында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен таганнар куелды, андыйлар бары Мәскәүдә генә иде

Махсус таганнар урнаштыру Татарстанда сынау проекты санала

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник  хастаханәсе" территориясендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус конструкция - таганнар тәкъдим итү тантанасы булды.

Бүгенгә андый таганнар республикада - бердәнбер. Махсус таганнар урнаштыру Татарстанда сынау проекты санала, мондый таганнар бары Мәскәүдә генә бар. Әлеге чараны башлап йөрүчеләр Казан (Идел буе) федераль университетының Студентлар хезмәт отряды белән берлектә "ZA project group" проекты командасы булган. "Балаларның елмаюы - иң зур бүләк" проектына Татарстан Хөкүмәте, шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич теләктәшлек иткән һәм ТР Республика яшьләр проектлары конкурсында җиңеп чыккан.  

"Бүген безнең өчен истәлекле вакыйга. Безнең хастаханә балаларга яхшы мөнәсәбәте белән мәгълүм, бигрәк тә аерым ихтыяҗлары булганнарга. Без, КФУның Студентлар хезмәт отряды штабы ярдәме белән, тагын да яхшырдык. Алар безгә әлеге уникаль конструкцияне урнаштыру тәкъдиме белән килде. Хәзер мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, башкалар белән беррәттән, таганда атына ала. Балалар мәйданчыклары - сабый тормышының, уен процессының бик мөһим өлеше", - дип белдерде үзенең сәламләү чыгышында Балалар республика клиник  хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Олег Куликов.

КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаментының медицина-профилактика эше һәм психологик ярдәм бүлеге башлыгы Владимир Двоеносов студентларга проект өчен рәхмәт белдерде, алга таба да изгелек кылып яшәүләрен теләде. "Уңай тәэсирләр һәм елмаюлар балаларны тернәкләндерүдә зур роль уйный, тизрәк савыгырга булыша. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны җирдән аерылып, таганнарда күккә күтәрелүе бик әйбәт. Безнең университетта шундый студентлар булу сокландыра. Балаларга елмаюны изге күңелле кешеләр генә бүләк итә аладыр, мөгаен",  - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук "УНИКС" баскетбол клубы уенчылары Дмитрий Соколов белән Павел Антипов та сабыйларны Балалар республика клиник  хастаханәсе уен мәйданчыгында яңа таганнар урнаштырылу белән котлады һәм студентларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ТР Яшьләр иҗат академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Марат Исмәгыйлев сүзләренчә, бу проектны ТР Сәламәтлек саклау һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары хуплаган. "Студентлар Татарстан яшьләре социаль яктан актив булуны һәм проблемаларга битараф булмауны раслады. Шушы таганнар ярдәмендә хастаханәдә балалар елмаюы тагын да артыр дип өметләнәм", - дип ассызыклады ул.

Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Гадел Җәләев сүзләренчә, бу проект дәвамлы булачак. "Хәзерге вакытта әлеге таганнарны "Уңайлы мохит" программасына кертү өчен документлар әзерләнә. Республика балалар хастаханәләре һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар яшәгән ишегалларының уен мәйданчыклары шундый таганнар белән тәэмин ителер дип өметләнәбез", - дип нәтиҗә ясады ул.

Яңа таганнарның конструкцияләре физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар коляска белән менәрлек итеп ясалган. Аня Саргина бүген үк таганда атынып карады. "Хәзер коляскадан төшмичә генә дә атынырга мөмкин. Минем гадәти таганнарда атынганым бар, әмма басарга авыр иде, чөнки аякларым авырта. Гади таганнарга утырырга уңайсыз - чөнки алар биек", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Аня.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100