news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Балалар республика клиник хастаханәсендә яңа туган балаларга скрининг үткәрү хакында сөйләшү барды

^Балалар республика клиник хастаханәсендә яңа туган балаларга скрининг үткәрү хакында сөйләшү барды

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә педиатрия мәсьәләләренә багышланган семинарда Татарстан Республикасының баш педиатры Гүзәл Яруллина республиканың төрле районнарыннан килгән педиатрлар алдында чыгыш ясады. Ул “Сәламәтлек” милли проектының төп юнәлешләреннән берсе – яңа туган балаларны галактоземия һәм адреногениталь синдром барлыгына массакүләм скрининг тикшерүе хакында тәфсилләп сөйләде.

Билгеле булганча, галактоземия – катаракт, гепатомегалия үсеше һәм акыл ягыннан тоткарлык рәвешендә галактоза алмашының тумыштан бозылуы. Адреногениталь синдром исә, җенес үзгәрешендә чагылыш табучы һәм андрогеннарның артык бүленеп чыгуы аша бөер өсте бизләре кабыгының дисфункциясе белән бәйле тумыштан патологик халәт. Бу авырулар буенча тикшерүгә 2006 һәм 2007 елларда 0,9 млрд. сум акча юнәлдерәләчәк.

Гүзәл Яруллина сүзләренә караганда, скрининг үткәрү, авыру сәбәпләрен һәм билгеләрен вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк. Колакка катылык авыруын иртәрәк билгеләү буенча скрининг кертелү белән, сәламәтлеге куркыныч астында булган яңа туган балалар саны ике ел эчендә 46 проценттан 60 процентка кадәр арткан. Скрининг нәтиҗәлелегенә күзәтү ясалганнан соң, ике ел дәвамында яңа туган балаларны тикшерү күләме буенча төгәл карар кабул ителәчәк. 2006 елда туылачак якынча 38 меңнән артык бала галактоземия һәм адреногениталь синдромга скринингка каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot