news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар республика клиник хастаханәсе пациентларының ата-аналары һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларында катнашкан

Сайлауларда барлыгы 237 кеше булып, аларның 200 е чамасы – пациентларның ата-аналары

  (Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе сайлау участогы иртәнге 8.00 сәгатьтән эшли башлады.

Сайлауларда барлыгы 237 кеше катнашты, аларның 200 е чамасы – пациентларның ата-аналары, калганнары – балалар медицина учреждениеләре хезмәткәрләре.
Оештыручылар сайлаучыларның активлыгын билгеләп үтте. 10.00 сәгатьтә балалар медицина учреждениесенең бөтен сайлаучылары да тавыш бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100