news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар реабилитация үзәкләренә бирелгән акчаларның 40 процентын хәйрия акчасы тәшкил итә

Республикада хәзерге вакытта 15 мең мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Шуларның яртысы реабилитация үзәкләрендә ярдәм ала.

Балалар реабилитация үзәкләренә бирелгән акчаларның 40 процентын хәйрия акчасы тәшкил итә
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Татарстанда балалар социаль реабилитация учрежденияләренә быел 45 миллион сум акча бирелде. Шуларның 40 процентын бюджеттан тыш хәйрия акчасы тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүген Дәүләт Советында узган һәм берләшмәнең еллык нәтиҗәләренә багышланган матбугат утырышында әйтте.

  • Татьяна Ларионова әйтүенчә, Татарстанда хәзерге вакытта 15 мең мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Шуларның яртысы реабилитация үзәкләрендә ярдәм ала.

“Без үзебезгә шудный принцип куйдык”, - ди Татьяна Ларионова. – “Әгәр Президентыбыз ел саен социаль реабилитация учрежденияләренә бюджеттан акча бүлеп бирә икән, без һәрбер дәүләт тарафыннан бирелгән сумга 50 процент хәйрия акчасын җәлеп итәргә тиешбез. Һәм без бу максатка ирешә алдык дип әйтә алам. 27 миллион сум бюждет акчасына без быел 18 миллион сум хәйрия акчасын җыя алдык”.

Татьяна Ларионова сүзләре буенча бу акчалар Республикадагы 12 реабилитация үзәгендә яңа кабинетлар ачырга, спорт мәйданчыкларын яңартырга һәм бүлмәләрне заманча техника белән җиһазлаштырырга ярдәм итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100