news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар психологы: Шикәр чире тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин

Эльвира Морозова «елама, малайлар еламый, тәти кызлар алай эшләми» дип әйтүләрнең тискәре якларын аңлатты.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Эльвира Морозова әйтүенчә, шикәр чире тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында сөйләде.

«Шикәр чире дә „яшәрде“ хәзер. 20 еллар элек шикәр чирен 45-50 яшьлекләрдә күз алдына китерә идек, бүген хәтта балалар бакчаларына йөрүче балаларда бар. Бу тыелган эмоцияләр белән бәйле булырга мөмкин дигән гипотеза бар», — ди ул.

Аның фикеренчә, совет чоры тәрбиясендә «елама, малайлар еламый, тәти кызлар алай эшләми» дигән ярлыклар эленгән, шуңа күрә тыелулар булган. «Җитте сиңа еларга» дип үскән буын бар. Хәтта көләргә дә ярамый кайчак. Күп көлсәң, елыйсың дигән сүз бар. Бу шул совет чоры балачак установкалары», — ди Эльвира Морозова.

Эльвира Морозова әйтүенчә, әти-әниләр «малайлар еламый» дисә, бала моны кабул итә алмый, чөнки шәхесе кире кагыла. Нәтиҗәдә, олыгайгач та хисләрне тыю программалаштырыла. «Ирләрдә ни өчен йөрәк-тамыр авырулары күбрәк, чөнки эмоцияләрне тыю бар. Тыштан нык күренсә дә, эчтә көрәш барырга мөмкин. Шуңа күрә бу организмның йомшаграк урынына бәрә», — ди ул.

Психолог балага хисләрен күрсәтү бик кирәк булуын әйтте. «Теләсә кайсы кеше теләсә нинди эмоцияләргә хаклы. Бу күз яше дә, кычкыру, ярсу да булырга мөмкин», — ди ул. Табиб, кечкенә чакта балалар тарткалашканда да, дөрес эш итәргә кирәклеген искәртте.

Балалар сугыша башласа да, тартып алмыйча гына, кулыннан тотып, читкә китеп, кеше ишетмәслек итеп аңлатырга кирәк, ди ул. «Аңлыйм, бирәсең килмәде, уенчыгыңа сак каравыңны беләм. Мин дә әйберләремә тигәндә ачуым чыга, дияргә кирәк. Бала, мине барыбер аңлыйлар, дип тоярга тиеш. Икенче юлы шундый хәл туса, бала йомшаграк булачак», — дип киңәш бирде Эльвира Морозова.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100