news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар пособиесы балага өч яшь тулганчы түләнәчәк

Бу хакта карар инде кабул ителгән. Акчаны алуның шартлары ачыклана.

Балалар пособиесы балага өч яшь тулганчы түләнәчәк
архив/Муратов Фарит

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Гыйлфанова). Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә яшәү минимумы күләмендә пособие түләнәчәк. Бу хакта Владимир Путин туры элемтә вакытында белдерде.

Элемтә барышында бер яшь әни: “Нигә яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр баланы караучы әниләргә нибары 50 сум гына түләнә?” дигән сорау бирде. “Әйе, мондый түләү бар. Ләкин аны дәүләт түгел, ә бала караучы хатын-кызның эш бирүчесе түләргә тиеш”, - дип аңлатты Президент.

Киләчәктә исә бала караучы әниләргә пособияне балага өч яшь тулганчы түләргә җыеналар. Ләкин әлегә аны алуның тулы шартлары билгеләнеп бетмәгән. Бу ярдәм кайчан түләнергә тиеш: гаиләдәге керем бер кешегә яшәү минимумы ике яки бер ярымнан артмагандамы? Бу хакта хөкүмәттә фикерләшүләр бара әле, диде Владимир Путин.

Билгеле булганча, быелдан беренче һәм икенче бала туган гаиләгә өстәмә пособие түләнә башланды. Аның күләме уртача 11 мең сум. 2020 елдан шушы пособияне алучы гаиләләр саны тагын да артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100