Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар пособиеләрен Путин йөкләмәләрен исәпкә алып түләүнең яңа кагыйдәләрен аңлаттылар
Президент Владимир Путинның Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ) чыгыш ясаганда биргән йөкләмәләрен исәпкә алып, Россиядә балалар пособиеләрен түләү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте искәртә.
Мәсәлән, 1,5 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү өчен иминият пособиесе әни кеше (яки башка алучы) эшкә чыкканнан соң да түләнәчәк. Хәзер бу кагыйдә гамәлдә түгел - түләүләр ата яки аналар эшкә чыкканнан соң ук туктатыла.
Моннан тыш, инвалид баланы карау буенча пособие хәзер эшләмәгән һәм аны караган ата-аналарга түләнә. Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрне исәпкә алып, хәзер пособиене ата-аналар өлешчә мәшгульлек форматында эшли башласа да түлиячәкләр.
Бердәм пособиене гаилә керемнәренә дә, билгеләнгән чор дәвамында аның үсешенә дә карамастан түләү дәвам ителәчәк.
Путин үз чыгышында социаль ярдәм чаралары гаиләләрнең керемнәрен арттыруга комачауларга тиеш булмавын әйтте. Ул халыкка эш эзләү өчен стимулны сакларга чакырды, шул исәптән, югары хезмәт хакы түли торган урыннар эзләүне дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз