Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар онкологиясе үзәгендә сөяк миен күчереп утырту эшен быел башларга җыеналар
Үзәкнең барлык белгечләре Дмитрий Рогачев исемендәге Федераль илкүләм балалар гематологиясе, онкология һәм иммунологиясе медицина үзәге базасында укыган.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан балалар онкологиясе үзәгендә быел сөяк мие һәм кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту эшен башларга ниятлиләр.
Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында әйтте.
Ул Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең узган елда гына ачылуын искәртеп узды. «Куркыныч диагнозлы балалар беренче тапкыр республикадан читкә чыкмыйча гына югары технологияле тикшеренү һәм дәвалану мөмкинлекләренә ия», — дип белдерде министр.
Марат Садыйков сүзләренчә, үзәкнең барлык белгечләре Дмитрий Рогачев исемендәге Федераль илкүләм балалар гематологиясе, онкология һәм иммунологиясе медицина үзәге базасында укыган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз