news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар онкологиясе үзәгендә сөяк миен күчереп утырту эшен быел башларга җыеналар

Үзәкнең барлык белгечләре Дмитрий Рогачев исемендәге Федераль илкүләм балалар гематологиясе, онкология һәм иммунологиясе медицина үзәге базасында укыган.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан балалар онкологиясе үзәгендә быел сөяк мие һәм кәүсә күзәнәкләрен күчереп утырту эшен башларга ниятлиләр.

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коллегия утырышында әйтте.

Ул Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең узган елда гына ачылуын искәртеп узды. «Куркыныч диагнозлы балалар беренче тапкыр республикадан читкә чыкмыйча гына югары технологияле тикшеренү һәм дәвалану мөмкинлекләренә ия», — дип белдерде министр.

Марат Садыйков сүзләренчә, үзәкнең барлык белгечләре Дмитрий Рогачев исемендәге Федераль илкүләм балалар гематологиясе, онкология һәм иммунологиясе медицина үзәге базасында укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100