news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылачак

Иртәгә Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәсе ачылачак.

Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов катнашуы көтелә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» хәбәрчесенә Республика балалар хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кунакларга үзәктә реанимация залларын, нурланыш диагностикасы, онко-гематология бүлекләрен күрсәтәчәкләр, авыру балаларга ярдәм күрсәтү турында сөйләячәкләр. Чарада катнашучыларның күмәк намаз укуы көтелә.

Бу гыйбадәт бүлмәсе яман шештән дәваланган сабыйлары белән хастаханәдә озак вакыт яшәргә мәҗбүр булган әти-әниләргә, балаларының тернәкләнүен сорап, намаз укып, дога кылу өчен уңайлы урын булыр, дип ниятләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100