news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төбәкара статус алырга мөмкин

Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төбәкара статус алырга мөмкин
Михаил Захаров

Республика балалар клиник хастаханәсе җитәкчелеге Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенең төбәкара статус алуын тели. Бу мәсьәлә бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында билгеле булды.

«Соңгы елларда Идел буе округындагы башка төбәкләрдән дәваланырга килгән балалар арта, шуңа безгә төбәкара статус кирәк. Федераль үзәк ярдәм итәр, квоталар күбрәк бирерләр дип өметләнәбез», - диде журналистларга хастаханәнең баш табибы урынбасары Альмира Мостафаева. Ул, башка төбәк балаларын да исәпкә алып, ятак урыннар җитәрлек булуын искәртте.

«Соңгы статистика буенча, бер яшьлек балаларда да онкологик авырулар табыла. Шушы үзәктә диагностика чаралары артканга күрә, сабыйларда онкология очраклары да күбрәк ачыклана», - ди баш табиб урынбасары.

Баш табиб Айрат Зыятдинов үзәккә төбәкара статусын бирү буенча бүген Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән әзерлек эше һәм федераль үзәкләр белән сөйләшүләр үткәрелүен әйтте. Парламент комитеты әгъзалары да бу ниятне хуплап, депутатлар мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен теләде.

«Әгәр бездән бу мәсьәлә ярдәм кирәк булса, без кушылырга әзер», – диде комитет рәисе Светлана Захарова.

 

Фото: © Михаил Захаров

Альмира Мостафаева сүзләренчә, үзәктә белгеч табибларга кытлык юк. «Онколог, реаниматолог, гематологлар укып чыгып, яңа үзәккә килделәр. Трансплантация буенча белгечләр быел укуларын тәмамлый. Августта эшкә килергә тиешләр», - дип белдерде.

Бүгенге утырышта катнашкан кунакларга нурланыш терапиясе, онкогематология бүлекләрен, реанимация залларын күрсәттеләр. Реанимация заллары арасында стенаны махсус үтә күренмәле итеп, пыяладан ясаганнар. Хастаханә җитәкчелеге моның авыр хәлдәге барлык балаларны даими күзәтеп тору мөмкинлеге ягыннан уңайлы булуын әйтте.

Гематология бүлеге мөдире Алмазия Шакирова һәм онкология бүлеге мөдире Лия Кәримова авыру балаларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеге турында сөйләделәр.

 

Фото: © Михаил Захаров

2021 елда онкогематология бүлегендә 1832 бала дәваланган. 290 пациентка югары технологияле ярдәм күрсәтелгән.

Татарстанда яман шеш диагнозы белән 791 бала исәптә тора, шуларның яртысы диярлек – биш елдан артык. Гематологик авырулары булган 822 бала исәпләнә, шуларның 12 проценты – биш елдан артык. 2021 елда 129 балада яман шеш табылган. Балалар арасында онкология – 100 мең балага 12,9 очрак нисбәтендә, үлем күрсәткече 100 мең балага 2,8 очрак туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100