Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар омбудсмены социаль челтәрләрне тыелган төркемнәрен ябарга мәҗбүр итәргә чакырды
Социаль челтәр хуҗаларын балалар өчен тыелган контентлы төркемнәрен тикшерергә һәм ябарга мәҗбүр итәргә кирәк, дип ышана Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец. Аның фикеренчә, алар моны судка кадәр тәртиптә эшләргә тиеш.
«Социаль челтәрләрне күзәтергә һәм социаль челтәрләр администраторларыннан, аларның хуҗаларыннан сорарга кирәк, җаваплылыкны аларга йөкләргә кирәк. Алар анда нинди төркемнәр барлыгын, анда нәрсәгә чакыруларын күзәтеп торсыннар, аларны суд карары чыкканчы ук япсыннар өчен», – дип белдерде ул «Кырым 24» агентлыгына.
Шул ук вакытта ата-аналар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил фикеренчә, үз балаларын интернетны дөрес файдаланырга өйрәтергә тиеш. «Күрү сәләтен югалтудан һәм бәйлелек үстерүдән тыш, бала деструктив җәмгыятькә эләгергә мөмкин, аны наркотиклар сатуга җәлеп итәргә мөмкиннәр», – дип саный Волынец.
Моннан тыш, ул сайтларга керүне контрольдә тотарга, шулай ук «экран вакытын» чикләргә мөмкинлек бирә торган махсус программаларны телефоннарга урнаштырырга мөмкин булуын искәртте.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Россиядә закон кабул ителде, аның нигезендә, социаль челтәрләр тыелган контентны үзләре ачыкларга һәм ябарган тиеш. Кагыйдәләр тәүлек дәвамында РФ территориясендә булган 500 меңнән артык кулланучы кергән социаль челтәр хуҗалары өчен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз