news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар омбудсмены россиялеләрнең инвалид балаларны уллыкка алу очракларының артуын әйтте

Бу күрсәткеч 30 процентка үскән.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ятим балалар саны 61 меңгә кадәр кимеде, дип җиткергән балалар омбудсмены Кузнецова "Поздняков" программасына биргән интервьюсында, аның өзекләре НТВ телеканала сайтында бирелгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Россиядә ятим балалар саны 61 меңгә кадәр кимеде ", - диде Кузнецова. Аның сүзләренчә, балалар алырга теләүче Россия гаиләләре арта бара.

"Россия гаиләләренең инвалид балаларны уллыкка алуы 30 проценттан да артыгракка үсте ", - дип билгеләп үтте А.Кузнецова. 

Шуның белән бергә ул перспективада "Дима Яковлев законы"ның йомшарачагын я кире кагылачагына фикерен белдерде. "Америка ягына җибәрелгән барлык запрослар, алар 1000нән артык булды, - җавапсыз кала бирә. Иң беренче бурыч – безнең андагы балаларның хәлен белү. Әгәр дә бар да яхшы икән, аннан закон белән нишләргә кирәген уйларга кирәк", - дип аңлатты Кузнецова.

Россия президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков алдан законның үзен аклавын һәм аны кире кагу турында сүз бармавын җиткергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100