news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар омбудсмены Россиядә педофиллар реестрын булдыруны тәкъдим итте

Элек сексуаль характердагы җинаятьләргә карата вакыт узу сәбәпле срокны кире кагу турында закон проекты эшләнгән иде.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Балалар омбудсмены Анна Кузнецова педофиллар реестрын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, бу андый кешеләрнең уку йортларына эләгүенә юл куймаячак. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“Андый кешеләр уку йортларына үтеп кермәсен өчен реестр булдырырга кирәк”, дип җиткерә Кузнецова "Поздняков" программасына биргән интервьюсында, аның өзекләре НТВ телеканалы сайтында бирелгән. Ул: "Әлеге проблема белән күпмедер дәрәҗәдә очрашкан һәм законны өйрәнгән белгечләр моның иң нәтиҗәле алым икәнен әйтәләр", - дип җиткерде. Кузнецова Россиядә балаларга карата җинаятьләр санының үсүен дәлил китергән.

2016 елның ноябрендә Законлылык буенча Дәүләт Думасы комитеты сексуаль характердагы җинаятьләргә карата вакыт узу сәбәпле срокны кире кагу турында закон проектын караган. Комитет закон проектын авторларына - сенатор Елена Мизулинага һәм Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталинага эшләп бетерү өчен кире җибәргән.

Закон проектында вакыт узуы белән кулланылмый торган җинаятьләр исемлеген киңәйтү, анда балигъ булмаганнарга карата җенси ирегенә һәм җенси кагылгысызлыгына, балалар фахишәлеген һәм порнографиясе әйләнешен оештыруга карата булган җинаятьләрне өстәү каралган.

Авторлар сүзләренчә, җинаятьләрнең шушы елга кадәрге вакыт белән дип каралып, вакыт узу сәбәпле кире кагылуы күрсәтелгән закон проекты педофилларга үз җинаятьләре өчен җаваплылыктан качу мөмкинлеген бирә. Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, андый җинаятьләр, вакыт узу белән, кагыйдә буларак, кабатлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100