news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар омбудсмены Минзәлә лагерьларында яшәү шартлары белән танышты

Туклану буенча җитешсезлекләр шактый табылды.

Балалар омбудсмены Минзәлә лагерьларында яшәү шартлары белән танышты
menzela.ru/

(Минзәлә, 3 июль, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Кичә Минзәлә районына эш визиты белән Татарстанның балалар омбудсмены Гүзәл Удачина килде. Ул лагерьларда яшәү шартлары белән танышты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул башта республикабызның районара хәрби-патриотик палата “Растим патриотов” лагерында булды. Гүзәл ханым лагерьда тәрбияләнүче балалар белән аралашты, аларның яшәү шартлары белән танышып, монда үз теләгегез белән килдегезме, - дигән сорауны да бирде. Балалар хәрбиләрчә, бертавыштан, бик теләп килдек, дип җавап кайтардылар.

Аннары ул лагерьның ашханәсендә балаларның нинди ризыклар белән туклануы белән кызыксынды. Җитешсезлекләр шактый табылды. Әбәдкә салат әзерләргә помидор килеп җитмәгән, китерелгән каймакның срогы бүген чыгып бара, ә бит күпчелек балалар да гастрит авыруы бар, итнең сыйфаты да аксый, меню буенча да сораулар күп булды. Бина да ниндидер ис бар, аны да ачыкларга кушты.

Аннары ул “Алан” сәламәтләндерү лагерында эш планнары белән танышты, медпунктны,  ашханәне карады. Биредә ял итүче балалар белән аралашты, аларның хәл-әхвәлләрен сорашты, буш вакытларын ничек үткәрәсез, дигән сорау да бирде. Балалар буш вакытларын футбол, волейбол уйнап, җырлап-биеп, төрле конкурсларда катнашабыз диделәр.

Гүзәл Удачина “Олимпииский” сәламәтләндерү лагерында булып балаларның ничек ял итүләре турында сорашты, азык блогын, ял итү бүлмәләрен яңа төзелгән медпунктны карады. Омбудсмен “Солнышко” лагерына да барды, биредә аңа яңа урында төзеләчәк лагерьның проектын тәкъдим иттеләр. Ул лагерьның проекты бик уңышлы булуын билгеләп үтте.

Биредә дә ул балалар белән аралашты,ашханәдә булды. Эш визитының икенче яртысында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Минзәлә җирле бүлегендә граҗданнарны кабул итте. Ул балигъ булмаган балалар комиссиясендә каралган эшләр белән танышкач, кимчелекләрне бетерү буенча үз киңәшләрен бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100