news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар омбудсмены Казанда гражданнарны кабул итә

Гражданнарны кабул итү Татарстанның баш суд приставы белән берлектә алып барылачак.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). 31 октябрь бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Россия Суд приставлары Федераль хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе – баш суд приставы Р.Ильясов белән берлектә суд актларын үтәүдә бала мәнфәгатьләре буенча гражданнарны кабул итүне оештыра, дип хәбәр итә омбудсмен матбугат хезмәте.

Гражданнарны кабул итү республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында булачак. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан, Карл Маркс урамы, 61.

Кабул ителү өчен чиратка (843) 236-61-64 телефоны буенча язылырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot