news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар омбудсмены хосусый балалар бакчаларына зарланулар килгәнен әйтте

Ирина Волынец Мәгариф һәм фән министрлыгына хосусый мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек тәртибе турында күрсәтмәләр эшләргә тәкъдим итте.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда балалар бакчалары эшенә карата зарланулар ике тапкыр кимесә дә, бәхетсезлек очраклары турында шикаятьләр килгән. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец эшчәнлектәге хилафлыклар беренче чиратта хосусый балалар бакчаларына кагылышлы булганын әйтте.

Аның сүзләренчә, зарланулар буенча Роспотребнадзор, прокуратура, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты катнашында тикшерү уздырылган. Ирина Волынец парламент утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгына хосусый мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек тәртибе турында күрсәтмәләр эшләргә тәкъдим итте.

«Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар өчен бакчаларда урын кытлыгы проблемасын хәл итү мәсьәләсе өстенлекле. 2020 елда балалар бакчаларында гомуми чират кимүгә карамастан, бу сорау актуаль кала», — диде Ирина Волынец.

Ул, шулай ук, былтыр кайбер районнарда укучыларны мәктәпкә илтүне оештыру мәсьәләләре каралганын әйтте. Питрәч һәм Биектауда бу сораулар хәл ителгән.

Балалар омбудсмены өйдә укучы балалар аттестация вакытында гына түгел, гел игътибар үзәгендә булырга тиешлекләрен әйтте. Җирле үзидарә органнарына, балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссияләргә мондый укучыларны микрорайон мәктәпләренә беркетү кирәк, дип саный.

2020 елда вәкаләтле вәкилгә гражданнардан 1787 мөрәҗәгать килеп ирешкән, иҗтимагый ярдәмчеләргә 500 ләп мөрәҗәгать. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 57 проценты — шикаятьләр. Өчтән ике өлеше нигезле. 31 балалар учреждениесе һәм балачак өлкәсендә эшләүче 37 муниципаль хезмәт тикшерелгән. «Барлык вазгыятьләр балалар мәнфәгатьләрендә хәл ителде. Мөрәҗәгатьләрнең 74 проценты хупланды һәм уңай хәл ителде», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100