Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар омбудсмены балаларның гаиләдә тәрбияләнү хокукын яклаячагын белдерде
Песков Астаховның яңа эше турында бер сүз дә әйтмәгән.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президентының бала хокуклары буенча яңа вәкиле Анна Кузнецова үзенең беренче эше итеп балигъ булмаган баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукын яклаячагын белдерде. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә.
"Төп проблемалар баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнү хокукы бозылгач башлана” , - дип белдергән Кузнецова бүген көнне "Интерфакс" агентлыгына. Бу җавап яңа вәкилнең үз эшен иң мөһим булган нинди мәсьәләләрдән башлаячагы белән кызыксынган сорауга булган.
Бала омбудсмены сүзләренчә, аңа "күп нәрсәләрне ачыкларга, Пензадагы эшләрен төгәлләргә, ышанычлы команда җыярга һәм яңа эшкә җиң сызганып керешергә" кирәк.
Кузнецова әйтүенчә, әлеге эшкә билгеләнү аның өчен көтелмәгән хәл булган.
"Мин белгән, бергә эшләгән, дус булган, шулай ук җәмәгать эшләрен башкарган кешеләрнең күбесе бик лаеклы рәвештә әлеге вазифаны башкара алырлар иде ",- дип билгеләп үткән ул.
Россия Президенты Владимир Путин үз указы белән Кузнецованы РФ президентының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле итеп билгеләде. Кузнецова – Пенза Җәмәгать халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе һәм президент грантлары операторы вазифасында булган. Алты бала әнисе дә әле ул.
Алдан Путин үз указы белән Павел Астаховны РФ президентының бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вазифасыннан азат иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз