news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар омбудсмены абортларны тыю буенча үз фикерен белдерде

Ул абортлар буенча көрәшне хуплый, әмма аларны бөтенләй тыю да дөрес булмас, дип саный.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия президентының бала хокуклары буенча вәкиле Анна Кузнецова абортларны тыю буенча үз фикерен белдерде. Ул абортлар буенча көрәшне хуплый, әмма аларны бөтенләй тыю да дөрес булмас, дип саный. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Шәхсән мин үзем абортларга каршы һәм шактый еллар инде аңа каршы көрәшне яклап киләм. Әмма бервакытта да бөтенләй тыю сәясәте яклы түгел", - диелгән Кузнецованың чәршәмбе кич матбугат хезмәте тараткан белдерүендә.

Анда ул ясаган белдерүнең  журналистлар өчен булуы һәм матбугат чараларында Кузнецованың "абортларны тоталь тыюны яклый " дигән сүзләр таралуы уңаеннан икәнлеге әйтелгән.

"Һәр хатын-кызга да бала тудыру өчен үз юлын сайлау мөмкинлеген бирергә кирәк. Аның төп юлы – системалы алым нигезендә абортлар профилактикасын булдыру, биредә барлык ресурслар - институтлар да, җәмгыять тә, дәүләт тә берләшергә тиеш", - дип белдергән вәкил.

Кичә омбудсменның матбугат хезмәте Кузнецова абортларга каршы чыга дигән комментарийлар тараткан иде.

"Цивилизацияле бар дөнья абортларга беренче ел гына каршы чыкмый, бу позицияне без яклыйбыз, шуның белән бергә без бу мәсьәләне системалы алым белән чишәргә кирәк дип саныйбыз", - дип белдергән Кузнецова сүзләрен матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100