news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар, олылар һәм хроник чирләре булган кешеләргә эссе кагу куркынычы зуррак

Баш авырту, косасы килү, тән температурасы күтәрелү, йөрәк тибеше ешаю, салкын тир бәреп чыгу эссе кагуның беренче билгеләре булуы ихтимал.

Балалар, олылар һәм хроник чирләре булган кешеләргә эссе кагу куркынычы зуррак
Владимир Васильев

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалар, олылар һәм хроник чирләре булган кешеләр эссе кагу куркынычы янаган кешеләр төркеменә керә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова хәбәр итте.

«Көннәр эсселәнсә, хәлсезлек сизелә. Мондый һава торышы сәламәтлек өчен куркыныч. Җилсез һавада, кояшта озак тору организм кызуына, эссе кагуга, кояш бәрүгә китерә», — диде табиб.

Баш авырту, косасы килү, тән температурасы күтәрелү, йөрәк тибеше ешаю, салкын тир бәреп чыгу эссе кагуның беренче билгеләре санала. «Температура хәтта 41 градуска кадәр күтәрелергә, кеше аңын да югалтырга мөмкин», — диде Роза Алимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100