news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар оешмаларына карата яңа санитар таләпләр расланды

Яңа кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Балалар оешмаларына карата яңа санитар таләпләр расланды

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) 2027 елга кадәр балаларны сәламәтләндерү, аларның ялын оештыру һәм тәрбия оешмаларына карата яңа санитар таләпләрне раслады. Россиянең баш санитар табибы Анна Попованың шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Документ нигезендә, яңа кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Кагыйдәләр балалар һәм яшьләрнең сәламәтлеген саклау, йогышлы һәм массакүләм йогышлы булмаган авыруларның таралуына юл куймауга юнәлдерелгән, диелә документта.

Карардан күренгәнчә, балалар яши торган торак биналардан алып балалар бакчасы һәм мәктәпләргә кадәрге ара – 500 метрдан да артыграк түгел, шәһәрдә – 800 метр, авыл җирлегендә 1 чакрымга кадәр тәшкил итәргә тиеш.

Балалар белем бирү оешмаларында 4 сәгатьтән артык булса, аларның кайнар аш белән тәэмин ителүе зарур. Йогышлы авырулар киң таралган очракта, белем бирү оешмасы 2 сәгать эчендә территориаль башкарма хакимият органнарына шул хакта хәбәр итәргә һәм кисәтү чараларын башларга тиеш.

Белем бирү оешмаларының салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары белән җиһазландырылуы, кайнар су булмаганда су җылыткыч урнаштырылуы зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100