news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай балалар йортында заманча аш-су пешерү бүлмәсе ачылды

Чистай балалар йортында заманча аш-су пешерү бүлмәсе ачылды
"Чистай хәбәрләре"

Чистай балалар йортында кулинария буенча дәресләр тагын да кызыклырак булачак. Биредә «Сладко – и точка» дип исемләнгән мини-пекарня ачылды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында язалар.

«Мондый төр лабораторияне оештыру идеясе республиканың «Тәмле-татлы Татарстан» республика конкурс-фестивалендә катнашудан соң туды. Милли ризыклар һәм десертлар әзерләү буенча практик дәресләр безнең балаларга һөнәри яктан ориентлашуда, өлкәннәр тормышына уңышлы социальләштерүгә ярдәм итә. Гомумән алганда, әлеге проектны тормышка ашырганда алынган белем һәм осталык, балалар йортында тәрбияләнеп чыгучылар өчен мөстәкыйль тормышта, һичшиксез, кирәк булачак, – дип сөйләде балалар йортының директор урынбасары Алевтина Артемьева.

Икмәк пешерү йортын тантаналы шартларда ачтылар. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай районында Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Софья Хәсәнова, КИУ филалы студентлар һәм педагоглар катнашты. Мактаулы кунаклар арасында «Ак Барс – Созидание» хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева да бар иде. Нәкъ менә аның ярдәме белән «Сладко – и точка» проектын тормышка ашыру мөмкин булды.

«Һәр социаль учреждение каршында уку-практик лабораторияләр ачылу бик мөһим. Алар балаларның профессиональ осталыкларын киңәйтергә мөмкинлек бирәләр. Алар төрле булырга, балаларның мәнфәгатьләрен һәм учреждениедә булган ресурсларны истә тотарга тиеш. Чистайда без алырга ярдәм иткән бина да, кухня җиһазлары да җитәрлек, ә иң мөһиме – балалар йортында төп эшләреннән тыш тәрбияләнүчеләр белән өстәмә рәвештә профориентлашу үткәрергә әзер булган энтузиастлар, педагоглар бар», – диде Әлфия Вәлиева.

Символик тасманы кискәннән соң, пекарняда эш тагын да кайный башлады: гадәти булмаган шарлотканы әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде. Әлеге күпләр ярата торган алмалы пирогны аерым кәгазь тарталеткаларда пешерергә уйладылар. Әзерләү процессында балалар белән бергә кунаклар да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100