news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар өчен татар телендә пьесалар иҗат итүче авторларны бәйгедә катнашырга чакыралар

Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә пьесалар язучыларга кагылышлы «Алмачуар» драматургия бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчегә 110 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә 18 яшьтән олырак авторларның катнашуы мөһим. Пьеса язучылар үз әсәрләрен дүрт номинация буенча иҗат итә ала: кече состав өчен (10 персонажга кадәр) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр), зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) балалар пьесасы (10 яшькә кадәр), кече состав өчен (10 персонажга кадәр) яшүсмерләр пьесасы (11 дән 16 яшькә кадәр), зур состав өчен (10 персонаждан күбрәк) яшүсмерләр пьесасы (11 дән 16 яшькә кадәр).

Номинацияләрдә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган: беренче урынга – 110 мең сум, икенче урынга – 90 мең сум һәм өченче урынга 70 мең сум тапшырылачак.

Катнашучылардан гаризаны пьеса тексты белән бергә 1 октябрьгә кадәр mailto:konkurskazan@mail.ru электрон почтасы аша юллаулары сорала.

Әлеге бәйге Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Аны Казан мэриясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot