news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар өчен татар телендә «Барсиклар» мультфильмнар һәм җырлар проекты тәкъдим ителде

Балалар өчен татар телендә «Барсиклар» мультфильмнар һәм җырлар проекты тәкъдим ителде

Анимация студиясе «Барсиклар» мультимедиа проектының яңа өлешен - мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мультфильмнар һәм җырлар тәкъдим итә. Бу хакта анимация студиясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Җырлар – «Барсиклар» мультимедиа проектының бер өлеше, мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныф балалары өчен тулы бер медиа-галәм. Аның нигезендә – ак барслар гаиләсенең һәм аларның чит ил кунагы Неконың тарихы. Проект кысаларында студия татар телендә беренче «Барсиклар һәм Неко» буягыч-комиксын чыгарды инде. Китапны проектның Telegram-каналыннан бушлай йөкләп алырга мөмкин. Проект Казан мэриясе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

«Безнең буын балачакта караган мультфильмнардагы җырларны әле дә җиңел искә төшерә. Безне тагын шулай нәрсә берләштерә ала соң? Музыка бүген дә шундый ук көчкә ия, әмма хәзер балалар өчен мәгъгәсез, өстән-өстән генә язылган җырлар бик күп. Ә без язган җырларның текстлары – җылылык, игелек, мәдәният һәм гаилә турында. Бу - бик мөһим! «Барсиклар» проекты кысаларында без бөтен гаилә белән бергәләп җырлана торган көйләр тудырырга омтылабыз», - ди проектның идея авторы Артур Шамшадинов.

Анимация студиясенең чираттагы инициативасы – «Барсиклар. Балалар җырлары» – Президентның Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланды. Төп геройлар — барсиклар Ләйлә, Марат һәм аларның дусты Неко — балаларны Татарстан мәдәниятенең үзенчәлекләре белән күңелле җырлар һәм биюләр аша таныштыра. Проект балалар һәм өлкәннәр арасында татар мәдәниятенә, теленә кызыксыну уятуны максат итеп куя.

Ике телдәге җырлар рус һәм татар телләренә кызыксынуны үстерүгә ярдәм итә, мәдәниятне төрле милләт балалары өчен якынайта һәм халыклар арасындагы бердәмлекне ныгыта.

Җырларны яздыруда Defne, Beku һәм Илзирә Әлиәкбәрова, Илгиз Шәйхразиев кебек яшь җырчылар катнашкан. Җыр сүзләренең авторлары – Зөләйха Камалова һәм Артур Шамшадинов, ә композиторы – Ринат Субаев, анимацион клиплар режиссеры – Ольга Тайи. Проектның башкарма продюсеры – Лилия Хөснетдинова.

news_right_1
news_right_2
news_bot