news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар нигә үлә? - "Татарстан журналы"

Фәрештәләр йорты – бала ахыргача әти-әнисе янәшәсендә үз-үзе булып, шат күңелле һәм борчуларсыз кала алырлык урын, авыртулардан азат йорт.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ", "Татарстан", Татьяна Вафина). Мондый сорауларны йә табибларга, йә Аллаһы Тәгаләгә бирергә мөмкин, — ди Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписының баш шәфкать туташы Ләйсән Камалова. – Ә без монда бары тик ярдәм итүчеләр, сабыйларның газапларын җиңеләйтергә тырышучылар гына. Бәләкәчләрнең язмышларын үзебез аша үткәреп, аларга ничек авыр булганын аңлыйбыз. Әмма бу безнең өчен эш кенә түгел, күңелебез омтылган изге вазыйфа да. Шул вазыйфаны үзеңдә тоюдан, шәфкатьлелектән һәм аңлый белүдән башка монда эшләп булмас иде. Монда яткан балалар үзебезнекеләргә әвереләләр, — ди Ләйсән Маратовна һәм безне йолдызлы күк картасы янына алып килә, анда һәрбер йолдыз инде бу җирдән киткән баланың исемен йөртә. Һәм ул баланың соңгы көннәре шушы Фәрештәләр йортында үткән. Шуңа монда аларның һәркайсын хәтерлиләр һәм яраталар.

…Бу йортка фәрештәләр җыела. Кемдер – арбада, кемдер – әтисе йә әнисенең кулында, бик сирәкләре генә үз аякларында. Кайбер фәрештәләр бирегә вакытлыча, үзләренә һәм якыннарына беркадәр социаль ял, тәнәфес алу өчен, ә кайберләре, башка дөньяга күчкәнче, дарулар, рецептлар, подгузниклар һәм чиратларга бәйле бюрократик тоткарлыклардан арынып торган якын һәм кадерле кешеләре янында лаеклы рәвештә яшәп калырга килә. Биредә, йомшак елмаюлар һәм җан җылысы, яхшы тәрбия һәм матур интерьер эчендә, барысы да, гәрчә бик яратсаң һәм аерылырга теләмәсәң дә, үлемне тоткарлап булмавы белән килешкәннәр, хәтта кеше – синең бердәнбер балаң булган очракта да.

Әниләр биредә елмая һәм балаларына төрлечә ярдәм итә. Алардан яктылык сирпелә, бу беренче карашка көтелмәгәнчә тоела, чөнки без хосписта бит.

— Без монда җиңеллек алабыз, — диләр алар. – Монда без авыруның үзе һәм аны әле алда көтәчәк вакыйгалар белән берүзебез генә калмаячагыбызны тоябыз. Безне ташламаячаклар.

Бассейнда йөзеп һәм уйнап туйгач – монда түшәктәге авыруларны сак кына суга күчерү өчен махсус күтәргеч тә бар – фәрештәләр төшке ашны ашый. Төштән соң кемгәдер – массаж, кемнеңдер – озак ятканнан соң хасил булган җәрәхәтләрен эшкәртү, кемгәдер – уен бүлмәсендә уйнау. Ә 15 яшьлек Павликның бүген ни өчендер гел йокысы килә.

— Күрәсең, һава торышыннандыр, урамда көн болытлы, — дип аңлата әнисе һәм йокыга изрәгән улын үбеп, өстенә плед яба: — Минем иң татлы ир-егетем бит ул…

— Дөньяда онкологик сызланулардан да көчлерәк һәм чыдап булмастай авырту юк, диләр. Һәм ул авыртуның әйләнеп кайтуыннан куркудан да көчле курку юк. Әмма “теориядә” моны күз алдына да китереп булмый. Монда, хосписта да, мөмкин түгел бу. Чөнки биредә авырту юк. Кайчакта булмас та кебек тоела. Авырту да, чир үзе дә. Соңгы өметләр алдаучан, чөнки хоспис – бу паллиатив ярдәм – бөтен зарури медицина процедуралары һәм авыртуны тулысынча басу. Онкологик авырулар өчен генә түгел, ДЦП һәм неврологиянең авыр формалары өчен дә.

Мөгаен, әти-әниләренең тормышы балалары киткәннән соң да дәвам итсен өчен яшидер дә бу Фәрештәләр йорты – бала ахыргача әти-әнисе янәшәсендә үз-үзе булып, шат күңелле һәм борчуларсыз кала алырлык урын, авыртулардан азат йорт. Һәр әти, һәр әни үзләренең дә, әйләнә- тирәдәгеләрнең дә аларның балалары соңгы көненәчә бәхетле калсын һәм бер генә мизгел дә сызланудан газапланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәнен белә. Ахырдан минем баламның тормышы яхшы булды, дип әйтергә мөмкин булсын. Бу – бернинди әҗер-таләпсез ярдәм итәргә һәм бу ярдәмгә күңелен салырга теләгән кешеләрдән тора. 

Хоспис – авыртулардан азат йорт – бик күп битараф булмаган кешеләрнең ярдәме белән барлыкка килгән. Бу йортта даими рәвештә 35 көчле авыру бала яши һәм 100гә якын балага хосписның “Стационар на дому” хезмәте өйләренә барып ярдәм күрсәтә. Хоспис карамагындагы балаларның авырулары төрле: бу онкология дә, ДЦПның авыр формалары да, неврология дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100