Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар «Мы вместе — Без бергә» акциясе концертында талантларын күрсәттеләр
Татарстанда хәзерге вакытта сәламәтлекләре чикле 15 мең бала яши.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Александр Давыдова). «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Мы вместе — Без бергә» хәйрия акциясе кысаларында сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган балалар концерты булды. Чара «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән оештырылды.
Балаларны котларга рәсми затлар да килгән иде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм башкалар бар иде.
«Мы вместе - Без бергә» концертын ачу тантанасында тамашачылар алдында Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган балалар өчен уңайлы мохитнең мөһимлеген әйтте. Ул шулай ук «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын — кыз депутатлар берләшмәсенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Мы вместе — Без бергә» - бу зур һәм бик кирәкле проект. Бүгенге бәйрәм алдыннан зур эш — уннарча очрашу булды, алар барышында безнең депутатлар үзенчәлекле балалар белән очрашты. Ярдәм итәр өчен генә түгел, ә сәләтлеләрне табу, җыю өчен дә. Күргәнегезчә, бездә бу килеп чыкты», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Концерт барышында Татарстан мәктәп-интернатларына һәм балалар йортларына җиһаз алу өчен 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Моннан тыш, иҗат коллективлары, мәдәният йортлары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән грамоталар алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз