Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар һәм яшүсмерләрнең мәктәптән тыш эшен оештыру мәсьәләләре буенча сөйләшү булачак
Журналистларга шул хакта шәрехләү өчен, министрлыклар, Казан хакимияте, балаларның ялын файдалы оештыру учреждениеләре вәкилләре киләчәк
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең мәктәптән тыш эшен оештыру мәсьәләләре буенча булачак матбугат конференциясендә өстәмә белем бирү, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең эшчәнлеге хакында сүз барачак.
Журналистлар белән очрашуга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казан шәһәре хакимияте, шәһәрнең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае һәм Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге үзәк махсуслаштырылган балалар һәм үсмерләр олимпия резервы шахмат мәктәбе вәкилләре килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз