news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтүдә тәүлек буе эшли торган телефон булдырылачак

Яр Чаллыда мондый “ышаныч телефоны” бар инде

 (Казан, 22 сентябрь, “Татар-тинформ”, Лилия Локманова). Татарстан башкаласы яшьләренең 50 процентка якыны психологлар ярдәменә мохтаҗ, бу — 160 меңнән артык кеше дигән сүз. Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов сүзләренчә, “Ышаныч” социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенә быел 22 меңнән артык яшүсмер мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, бу 27 процентка күбрәк дигән сүз. Гомумән алганда, былтыр ел дәвамында бу үзәккә 35 меңнән артык кеше психолог ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

“Ышаныч” үзәге 7 юнәлештә хезмәт күрсәтә. Шуларның берсе − күзәтүсез һәм тәрбиячесез калган балаларга ярдәм хезмәте 2001 нче елдан бирле эшли. Алар Казан шәһәре урамнарында күзәтүчесез, тәрбиячесез калган балаларны патрульләү белән шөгыльләнә һәм шундый балалар, яшүсмерләр очраса, аларга психологик ярдәм күрсәтә, аларның чишелмәслек мәсьәләләре булган очракта кая мөрәҗәгать итә алулары хакында аңлатма бирә. Шундый патрульләр ясау нәтиҗәсендә, риск төркеменә кергән 56 һәм шартлы рәвештә тәртипсез гаиләдән булган 156 яшүсмер ачыкланган.

Сергей Миронов хәбәр иткәнчә, “Ышаныч”ка, хезмәткәрләр тарафыннан ачыкланган яшүсмерләрнең 45 проценты гына килеп йөри ала, чөнки ул Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан һәм башкаланың башка районнарында яшәүче яшүсмерләр өчен анда килү кыен. Шуның өчен социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан мобиль төркем булдырылган. Ул төркем шәһәрнең башка районнары һәм бистәләренә чыгып, начар гаиләдә тәрбияләнүче яки күзәтүчесез, тәрбиячесез калган балалар, яшүсмерләрне патрульләү белән шөгыльләнә.

Тормыш авырлыклары алдында калучылар өчен үзәктә 6 “ышаныч телефоны” эшли. Анда (843) 571-35-71 номеры аша иртәнге 9 дан кичке 7 дә кадәр шалтыратырга мөмкин. 2011 нче елдан алып, бу номерны 5,7 меңгә якын шалтыратучы җыеп, үз проблемалары белән бүлешкән. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе шалтыратуларның 32 се суицид белән бәйле, шул исәптән 21 шалтырату балигълык яшенә җитмәүчеләрдән булуын да ассызыклады.

Яр Чаллы шәһәрендә әлеге телефон тәүлек дәвамында эшли. Сергей Миронов сүәләренчә, киләчәктә Казанда да балалар һәм яшүсмерләргә телефон аша психологик ярдәмне тәүлек буе күрсәтү мөмкинлеге тудырылачак.

1995 нче елдан барлыкка килгән бердәм “ышаныч телефоны” да үз эшчәнлеген туктатмый. Аңа 8-800-2000-122 номеры аша шалтыратырга мөмкин. Бу номерга елга 12 меңнән шалтырату кабул ителә. Быелдан башлап, гадәттән тыш хәлләр вакытында 112 номерына шалтыратып, психологик ярдәм алырга мөмкин.

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100