news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен гриппка каршы аерым вакцина кулланыла

План буенча барлыгы 594 мең балага прививка ясату ниятләнә.

Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен гриппка каршы аерым вакцина кулланыла
Владимир Васильев

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балалар һәм йөкле хатыннар өчен гриппка каршы вакцинаның аерыым төре кулланыла. “Анда консервантлар юк, һәм ул җиңелрәк кичерелә”, - диде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, вакцина белән тәэминатка контракт төзелгән. Медицина учреждениеләренә бүген олылар өчен 600 мең вакцина кайтарылган.

“Безнең план буенча 594 мең балага прививка ясау ниятләнә. 13 мең йөкле хатын-кызга прививка ясату планлаштырыла. Балалар һәм йөкле хатыннар өчен аерым төр вакцина кулланыла. Бүген хастаханә-сырхауханәләрдә шушы вакцина бар. Теләге булган һәркем табибка мөрәҗәгать итеп, прививка ясата ала”, - диде Абашев.

Аның сүзләренчә, йөкле хатын-кыз грипп белән авырый башласа, карын эчендәге баласы да авырый.

Медицина хезмәткәрләре прививка ясаганчы, башта аны ясарга ярыймы-юкмы икәненә, кешенең сәламәт булуына инана, дип искәртте ул. Вакцина компонентларына аллергия реакциясе булса, вакцинация үткәрелмәячәген, вакцина составында йомырка аксымы барлыгын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100