Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар һәм үсмерләр хоккееның үсеш перспективалары карала
20-21 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең “Космос” комплексында узачак халыкара киңәшмә шул актуаль мәсьәләгә багышлана
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). 20-21 ноябрь көннәрендә Мәскәүнең “Космос” комплексында узачак халыкара киңәшмә Россиядә балалар һәм үсмерләр хоккееның бүгенге торышы,үсеш перспективаларына багышлана. Россия хоккей федерациясенең рәсми сайты мәгълүматларына караганда, чараның ачылышы Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк һәм КХЛ президенты Александр Медведев катнашында узачак.
Квалификацияле яшь хоккейчылар эзерләүнең заманча стратегиясе, университет хоккее белән бәйләнешләр, Канадада балалар һәм үсмерләр хоккеен оештыру, үстерү тәҗрибәсе, укыту программаларын әзерләү, илдә Яшьләр хоккей лигасын үстерү перспектвивалары, Континенталь хоккей лигасында драфтның балалар һәм үсмерләр хоккее үсешенә йогынтысы – боларның барысы да әлеге халыкара киңәшмәнгең көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр.
21 ноябрьдә фикер алышулар биш профильле блокларда алып барылачак. Алар хоккейчыларны әзерләүдә балалар-үсмерләр спорт, олимпия резервы мәктәпләренең роленә, җыелма командалар составындагы кандидатларга карата таләпләргә, массакүләм һәм профессиональ спортны үстерү юлларына һ.б. багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз