news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар, мәчеткә йөреп, гарәпчәне өйрәнсеннәр иде - районда өч мәчет төзеткән Л.Шәфигуллин

Симетбаш авылында бүген – изге Мәүлид аеның мөбарәк җомга көнендә яңа мәчеттән тәүге азан яңгырады.

(Арча, 8 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Арча районы Симетбаш авылында бүген яңа Нурислам мәчете ачылды. «Әтием яхшы кеше иде, шуңа да авылымдагы мәчеткә аның исемен бирергә булдым», – диде мәчет төзеткән Лотфулла Шәфигуллин. Аның булышлыгы белән Арча районында быел икенче авылда мәчет ачыла. Тиздән өченчесе – Түбән Оры мәчетендә дә тәүге азан яңгыраячак.

«Авылым өчен зур бәйрәм бу. Шушы гамәлләремне зур эш итеп кабул итегез һәм мәчет сукмагы өзелүгә юл куймыйк, – дип теләкләрен җиткерде Лотфулла Шәфигуллин. – Мәчеткә мәрхүм әтием исемен бирергә булдым. Ул бик әйбәт кеше иде – халыкның фикере шундый. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Мәчетебезне шулай ук бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанига да багышлыйбыз. Аның эше яшәргә тиеш».

Лотфулла Шәфигуллин сүзләренчә, Симетбаш – кечкенә булса да, көчле авыллардан санала. Авылдан чыккан 17 кеше төрле тармак буенча республиканың атказанган хезмәткәре исеменә лаек булган, арада танылган артистлар да бар. Шуларга бәйле рәвештә халык телендә Симетбаш артистлар һәм «связистлар» авылы, дигән сүзләр дә йөри.

«Мәчет салган кеше савапка ирешсә, ә аңа сукмакны өзсә, авыл халкы гөнаһлы булачагын истән чыгармасын иде. Ишекләре һәрчак ачык булсын», – дип теләде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Мәчетне сафка бастыручылар моңа юл куелмачагына ышана – икегә бүленеп эшләнгән мәчетнең бер өлешендә намаз укылса, икенче ягы мәдрәсә ролен башкарачак икән.

«1909 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 87 хуҗалыклы, 509 кешесе булган Симетбаш авылында 50дән артык бала мәчеттә белем алган. Без хәзер дә балаларның мәчеткә тартылуын телибез. Алар татар, рус, инглиз телләренә генә түгел, бирегә йөреп гарәпчәгә дә өйрәнсеннәр иде», – дип теләде Лотфулла Шәфигуллин.

Мәчетнең изге Мәүлид аенда мөбарәк җомга көнендә ачылуы да игътибарга лаек.

«Шушы мәчет белән аны салуга өлеш керткән кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, иминлек, тынычлык иңдерсә, игелекле эшләре һәм изге гамәлләреннән риза булса иде, дип Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларны сәламләде һәм изге эшне башкаручыларга олы рәхмәтен җиткерде мөфтинең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов. Ул Лотфулла Шәфигуллинга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең медален дә тапшырды.

Хәзрәт сүзләренчә, Коръәндә Аллаһы Раббыбыз: «Әй, иман китерүчеләр һәм игелекле эшләр кылучылар, иман китергәннән соң без игелекле эшләр белән үзебезгә җәннәткә алып бара торган юл төзибез», – дип җиткергән.

Мәчет ачуда катнашучылар тәкъбир әйтеп эчкә узганнан соң биредә тәүге азан яңгырады, җомга намазы укылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100