news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар үлеменә китергән юл һәлакәтләренең яртысында ата-аналар гаепле

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда балалар катнашында 551 юл-транспорт һәлакәте булган.

Балалар үлеменә китергән юл һәлакәтләренең яртысында ата-аналар гаепле
Марина Васильева

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Россия Федерациясендә дә, Татарстанда да юл-транспорт һәлакәтләрендә пассажир балалар үлеме саны артуының гомуми тенденциясе күзәтелә. Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда балалар катнашында 551 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 15 бала үлгән, 572се төрле тән җәрәхәте алган. Балаларның иминлек мәсьәләсе хакында Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов ата-аналар интернет җыелышында сөйләде.

Аның сүзләренчә, республикада юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны кимүгә таба барса да, балалар үлеменә китергән мондый очракларның артуы борчу тудыра.

“Балалар үлеменә китергән һәлакәтләрнең яртысында диярлек ата-аналар үзләре гаепле. Мисал өчен, өч һәлакәттә машина йөртүчеләр үзләре каршы як полосага чыгып, шундый котычкыч фаҗига китереп чыгарган”, – дип белдерде Л.Габдрахманов.

Аның сүзләренчә, шактый зур штрафларга да карамастан, балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүчеләр бар. Быел, мәсәлән, машинада тиешенчә алып барылмаган өч айлык бала һәлак булган, 36 бала җәрәхәт алган.

Мәгълүм булганча, быелның 12 июленнән 7дән 11 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланмаларсыз машинада йөртергә рөхсәт бирә торган төзәтмәләр гамәлгә керде. Әмма Л.Габдрахманов куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан бу яшьтәге балаларны барыбер махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100