news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар лагерьләре белем бирүне тормышка ашыру лицензиясен алырга тиеш булачак

Хөкүмәт балалар ялына карата таләпләрне кырысландыра.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Балалар сәламәтләндерү лагерьләренә белем бирүне тормышка ашыру лицензиясен алу таләбе мәҗбүри куелачак. Балалар ялына карата таләпләрнең кырыслануы күпчелек оешмаларның ябылуына китерергә мөмкин. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Балалар лагерьләренә өстәмә белем бирүне тормышка ашыру лицензиясен алу таләбе мәҗбүри куелырга мөмкин. Әлеге федераль закон проекты инде әзерләнгән.

Балаларның ялын, аларның сәламәтлеген ныгытуны оештыруга карата таләпләрне кырысландыру мәсьәләсе 2016 елның 18 июнендә Карелиядә "Сямозеро” парк-отелендә” ял итүче 14 бала батып үлгәч күтәрелде.

Хәзергә балаларның ялы, аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнгән оешмалараның 60 процентында белем бирүне тормышка ашыру лицензиясе юк.

Хәзер гамәлдә булган закон проекты буенча балалар лагерьләре бары тәрбия эшчәнлегенә генә рөхсәт алырга тиеш. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, белем бирүне тормышка ашыру лицензиясен лагерь 2020 елның 1 гыйнварына кадәр алырга тиеш булачак яисә оешма эшен туктатырга мәҗбүр ителәчәк. Төзәтмәләр 2018 елның гыйнварында гамәлгә керер дип исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100