news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балалар агулануы турындагы хәбәрдән соң Лаеш лицеена Роспотребнадзор белгечләре килгән

Татарстанның Лаеш районындагы «Инноватика» лицеена мәктәп укучыларының күпләп агулануы турындагы хәбәрләрдән соң Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) белгечләре барган.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүмат алуга, лаборатор тикшеренүләр өчен үрнәкләр алып сәбәпләрне ачыклау өчен, кичекмәстән белгечләр җибәрде», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га санитария ведомствосында.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, укучыларның агулануы турындагы мәгълүматны ТР Лаеш районы прокуратурасы тикшерә башлаган. Соңрак Тикшерү комитетының «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуы билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot