news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек күбрәк авырый башлаган

«Балалар элегрәк вирусны симптомсыз кичерсә, хәзер клиник билгеләре күренә», — диде Марина Патяшина.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел, узган елга караганда, балалар коронавирус белән өч тапкырга диярлек ешрак авырый башлаган.

Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. «Балалар элегрәк вирусны симптомсыз кичерсә, хәзер клиник билгеләре күренә», — диде.

Гаилә әгъзаларының бер-берсенә йоктыру очраклары 76 процент тәшкил итә. Ә эш урынында коронавирус йоктыру 46 процентка кимегән.

Марина Патяшина 2021 елда коронавирусның 29 418 очрагы теркәлгәнен әйтте, «Дельта» һинд штаммы 88 процент очракта ачыкланган. Иң киеренке чор ноябрь булганын искәртте — 7282 очрак ачыкланган. Чагыштыру өчен, 2020 елда 13284 коронавирус очрагы теркәлгән булган.

Чикләү чаралары нәтиҗәсендә, декабрьдә авыру күрсәткечләре ике тапкыр кимегән, шулай да Марина Патяшина, «Омикрон» штаммы чыгу белән бәйле рәвештә, уяу булырга киңәш итте. Әлегә Татарстанда «Омикрон» штаммы теркәлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100