news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр балалар өчен прививкалар календарендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар өчен профилактик прививкаларның  илкүләм календаренә керетелгән үзгәрешләр турында аңлаттылар.

Белгечләр шулай ук эпидемиологик күрсәткечләр буенча балаларга профилактик прививкалар ясау календаренә кергән үзгәрешләргә карата да аңлатма бирде.

«Хәзерге вакытта гемофиль инфекциясеннән вакцинация куркыныч төркемнәрендә булган балаларга гына түгел, ә барлык балаларга да үткәрелә», – дип сөйләделәр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Полиомиелиттан өченче ревакцинация хәзер балаларга элеккеге кебек 14 яшьтә түгел, ә алты яшьтә үткәреләчәк.

«Полиомиелиттан өч вакцинация һәм беренче ревакцинация инактивлаштырылган вакцина белән, ә аннан соң тере вакцина белән ясалачак», – дип аңлатты белгечләр.

Шулай ук эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календаренә 12 яшьтән алып 17 яше тулмаган үсмерләрне яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүне керткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100