news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар клиник хастаханәсе янында «Әбүгалисина» мәчете һәм православие чиркәве төзеләчәк

Балалар клиник хастаханәсе янында «Әбүгалисина» мәчете һәм православие чиркәве төзеләчәк
http://dumrt.ru

Бүген Казанда Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсе җирлегендә тантаналы рәвештә «Тыныч бакча» рухи үзәк комплексы төзелеше башланды. «Тыныч бакча» рухи үзәге ике бинадан – «Әбүгалисина» мәчетеннән һәм православ чиркәүдән торачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, табиблар, пациентлар һәм аларның ата-аналары, спонсорлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. катнашты.

«Әбүгалисина» мәчете һәм православ чиркәү проекты белән Рәисне таныштырдылар. Хастаханә янында 100 квадрат метр мәйданлы мәчет салу аның хуплавы, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең актив катнашы, «Ханский дом» төзелеш компаниясе һәм РФ мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе ярдәме белән тормышка ашырылачак. Төзелешне 2024 елда тәмамларга ниятләнә, дип хәбәр итте Диния нәзарәте.

Бүген булачак мәчет нигезенә киләчәк буыннарга хат һәм сабыйлар ясаган рәсемнәре белән истәлекле капсула салынды. Әлеге символик гамәлне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөселман эшмәкәре Айдар Шаһимәрданов башкардылар. Шундый ук капсуланы чиркәү нигезенә дә митрополит Кирилл салды.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов проектның мөһимлеген билгеләп үтте һәм «Тыныч бакча» ике диннең бердәмлеге символы булырга тиешлеген ассызыклады. «Кешедә ниндидер проблемалар булганда, ул кая барырга дип һәм җанын тынычландыру юлын эзли. Монда барлык шартлар да тудырылачак», - диде ул.

«Бездә искиткеч табиблар, искиткеч дарулар бар. Ләкин кешене савыктыру өчен рух көче дә кирәк. Монда килгән кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең фатихасы булсын, ә «Тыныч бакча» оҗмахның бер өлеше булсын», - диде митрополит Кирилл.

 

Фото: © Эвелина Киселева

Диния нәзарәте хәбәр иткәчә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен ирештереп, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда мәчет һәм мәдрәсәләрнең ролен билгеләде, рухи яктан чистару, пакьләнү өчен мәчетләргә йөрү кирәклеген билгеләп үтте. Ул үз чыгышында татар галиме Зәйнулла ишан Рәсүлев белән булган чын вакыйга хакында сөйләде:

«Бер Казан фабрикасының хуҗасы Зәйнулла ишан белән сөйләшеп барганда, болай ди: «Сез мәчет, мәдрәсә ачасыз, һәрвакыт дин турында сөйлисез, әмма халык барыбер яхшыга үзгәрми». Шуннан соң Зәйнулла Рәсүлев пычрак күлләвектә уйнап утырган кечкенә малайга күрсәтеп, аңа җавап кайтара: «Син дә, атаң да, бабаң да – сабын җитештерүчеләр. Инде өч буын сабын ясыйсыз. Ә ник соң алайса бу малай – пычрак?» «Ничек пычрак булмасын, ул бит безнең сабынны сатып алмаган!» – дип гаҗәпләнә бай. «Менә син үзең үз соравыңа җавап бирдең дә инде. Мәчет белән мәдрәсә – чиста чишмә кебек. Кеше, аңа килмичә, рухын чистарта алмас», – дигән Зәйнулла ишан.

«Әбүгалисина» мәчете бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдырышлы булачак, шул бинада барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә урын алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100