news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар китапларының укучылар кулына барып ирешмәве — һаман проблема булып кала бирә

Балалар китапларының укучылар кулына барып ирешмәве — һаман проблема булып кала бирә

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан реаль вакыт режимында тапшыру булды. Очрашуның кунаклары — балалар язучылары — Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Рафис Корбан булды.

“Балалар язучысы булу өчен, каләм ияләрендә иң элек балалар дөньясын, күңел халәтен яхшы белү, алар дөньясын ярату булырга тиеш”, - дип, әңгәмәне балалар язучысы нинди буларга тиеш һәм аның таләпләре бармы дигән сорауга җавап бирүдән башлап җибәрде тапшыруның кунагы Роберт Миңнуллин.

“Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта балалар өчен ел саен 15-20 китап нәшер ителә һәм аларның уртача тиражы — өч мең данә. Егерме еллар элек исә бу күренеш башкачарак иде”, - ди Роберт Мөгаллим улы. Моңа мисал итеп ул үзенең сиксәненче елларда нәшер ителгән басмаларын китерде. Шуларның рус телендәге “Сладкая крапива” исемлесе 150 мең тираж белән дөнья күргән һәм ул кыска вакыт эчендә таралып та беткән булган.

Балалар китапларының һәм, гомумән, татар басмаларының укучы кулына барып кермәвенә тапшыру кунаклары районнарда китап кибетләренең булмавы, шулай ук мондый төр басмаларның район китапханәләренә дә авырлык белән генә барып ирешүе белән аңлатты. Китапларның таралып бетмәвен алар һич кенә дә китап укучылар юк дип аңларга ярамый дип белдерде.

Аларны борчыган тагын бер нәрсә: балалар китапларының ике телдә дә дөнья күрмәве. Шулай ук рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең татарчага тәрҗемә ителмәвен дә алар уйланырлык җирлек дип белдерде. Моннан тыш, кунаклар тарафыннан яшь китап сөючеләр өчен энциклопедияләр, популяр басмалар кирәклегенә дә басым ясалды.

Очрашу барышында проблемалар белән бергә, шатлыклы хәбәрләр белән дә уртаклашу — соңгы араларда дөнья күргән балалар китаплары белән дә таныштыру булды. Татарча нәшер ителгән китаплар зәвыклы итеп, төсле рәсемнәр белән эшләнгән. Алар арасында нәниләр өчен танып белү мөмкинлеген бирүче китапчыклар да бар.

Тагын бер куанычлы хәбәр — күптән түгел Татарстан китап нәшриятында балалар бүлеге булдырылган. Анда таланты яшьләр — балалар өчен иҗат итүче яшь шагыйрьләр — Казан дәүләт университеты студентлары Ленар Шәехов белән Айдар Җамалетдинов эш алып бара икән. Бу хакта бүген Рафис Корбан мәгълүмат бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100