news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар китапханәсендә «Китап укучылар белән бергә 100 ел» әдәби бәйрәме була

Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оешуга 100 ел тула.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Бүген «Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә «Китап укучылар белән бергә 100 ел!» дип исемләнгән әдәби бәйрәм була. Ул Татарстан Республикасы балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулуга багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәнит министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапханәнең даими укучыларын мавыктыргыч программа көтә. Биредә яраткан әкият геройлары белән уеннар һәм күңел ачулар; иң яхшы китап укучыларны бүләкләү; призлар һәм бүләкләр булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

10:00-13:00 сәгатьтләрдә Китапханә бульвары - Республика балалар китапханәсендә балалар өчен бәйрәм территориясе оештырыла.

Балалар өчен берничә мәйданчык ачылачак: Библиобатл «ПроСТО», «Китаплы дартс» уены, «Безнең герой бул!» грим ясау конкурсы, «Асфальттагы рәсемнәр»,  «Казан серләре» библиомарафоны, «Китап белән гасырлар аша…» ретро-күргәзмәсе, «Бөтен гаилә белән китапханәгә» исемле осталык дәресе.

13:00 сәгатьтә «Китап укучылар белән бергә 100 ел!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша башлана. Уку залында әкият геройлары белән театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамаша уза, китапханәнең иң яхшы китап укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырыла. Катнашучыларны китапханәнең партнерлары һәм дуслары, шулай ук аның китап укучыларыннан котлаулар көтә.

15:00 сәгатьтә флешмоб була. Китапханә укучылары, чарада катнашучылар һәм теләге булган һәркем флешмобта катнашу һәм күккә шарлар очыру өчен Республика балалар китапханәсе каршындагы мәйданга җыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100