Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар кардиологы: Россиядә балаларның утыз проценты симерү авыруы белән чирли
Авыру дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү белән бәйле.
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия Федерациясендә яшәүче балаларның утыз проценты симерүдән тилмерә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бүген үткән матбугат конференциясендә Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы, Россия балалар кардиологлары берләшмәсенең генераль директоры, профессор Динара Садыйкова хәбәр итте.
“Бу күрсәткечләр хәзер Россия Федерациясе буенча да бар. Балаларның чама белән утыз проценты симерү авыруыннан тилмерә. Бу бик зур күрсәткечләр. Иң кызганычы шунда: бу процент елдан-ел арта. Симерү дөрес тукланмаганнан һәм аз хәрәкәтле яшәү рәвеше алып барганнан барлыкка килә”, - диде профессор.
Идел буе федераль округының штаттан тыш баш балалар кардиологы симерүнең ничек барлыкка килгәнен һәм авырудан ничек котылып була икәнен сөйләде.
“Балалар компьютерда төрле уеннар уйный. Өстәвенә мәктәптә башкарыла торган эш күләме дә нык артты. Шул сәбәпле балаларның спорт белән шөгыльләнергә вакыты гына түгел, теләге дә калмый. Баланың артериаль кан басымы күтәрелү белән еш очрашабыз. Ата-аналар шундый очракта балаларын физик культура дәресләреннән азат итәргә сорый. Гәрчә бу очракта физик йөкләнешне киресенчә арттырырга кирәк”, - диде Динара Садыйкова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз