Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар ИТ-паркында яңартылган «Ялкын» журналын тәкъдим итү кичәсе була
9 ноябрь көнне 14:30 сәгатьтә балалар ИТ-паркында (Спартак урамы, 2) «Ялкын» журналының яңа саны, командасы һәм җитәкчесе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта журналның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина хәбәр итте.
«Яңа санда – Иннополиска сәяхәт, балалар ИТ-паркындагы мөмкинлекләр, киберспорт юнәлеше, нейрочелтәр куллану, музыка өлкәсендәге яңалыклар. Без болар белән журнал битләрендә генә таныштырып калмыйча, белемнәрне практикада ничек кулланырга икәнен күрсәтергә булдык», – диелә чакыру хәбәрендә.
Кичәнең программасына роботлар көрәше, Scratch DJ School шәкертләреннән дискотека, VR дөньясы белән танышу, тәмле сюрпризлар, IT юнәлеше белән бәйле остаханәләр (телеграммда бот ясау, ясалма фәһем кулланырга өйрәнү, «Акыллы өй» төзү серләре) кертелгән.
Оештыручылар сүзләренчә, катнашучылар арасында төрле бүләкләр уйнатыла. Ләкин колонка, колакчыннар һәм башкаларны оту өчен чарага теркәлергә кирәк.
- Теркәлү өчен әлеге сылтама аша керергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз